Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
5 февраль 2021, 12:13

Владимир Путин сыйныф җитәкчеләренә өстәмә түләүләр вәгъдә иткән

ОфициальноВладимир Путин сыйныф җитәкчеләренә өстәмә түләүләр вәгъдә иткән

Русия мәктәпләрендә эшләүче сыйны җитәкчеләре алдагы өч елда барлыгы 225 миллиард сум күләмендә өстәмә акча алачак.

Якындагы өч елда сыйныф җитәкчеләре 225 миллиард сум күләмендә акча алачак. 2 февральдә Россия Президенты Владимир Путин «Россия Ел укытучысы» конкурсы лауреатлары белән очрашуда шул хакта белдергән, дип хәбәр итә Кремльнең Матбугат хезмәте.

«Бары тик сыйныф җитәкчеләренә, ә бу 800 мең кеше, яки мәктәп укытучыларының гомуми санының 75 проценты,. Якындагы өч елда без укытучылар армиясенең бу контингентына ярдәм итүгә 225 миллиард сумга якын акча юнгәлтәчәбез", - дигән дәүләт башлыгы.
⠀Владимир Путин: «Мондый карар кабул иткәндә, без нәкъ менә укытучыларнның Русия гражданнарының яшь буынын тәрбияләүдә, үстерүдә зур роленә таяндык», - дип ассызыклаган.

⠀Президент шулай ук мәгариф өлкәсендә дәүләт приоритетлары үзгәрешсез кала, дип белдергән. «Без киләчәктә дә мәктәп, мәгариф системасы чын-чынлап заманча булсын өчен (шул исәптән, югары тизлектәге интернет барлыкка килсен өчен), һәр бала үз талантын ача, белем дөньясында үз юлын таба алсын өчен, барысын да эшләячәкбез", - дип белдергән ил лидеры.

Читайте нас: