Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
5 февраль 2021, 12:09

Чукотка ярларын ныграк саклаячакбыз

Русия Оборона министрлыгы Чукотка яр буе линиясе сагы өчен яңа дивизия оештыра башлады.

Хәрби часть Төньяк диңгез буендагы юлны Врангель утравына кадәр патрульдә тотачак. Хәрбиләр төбәктә һавага каршы ракета объектларын саклаячак һәм Төньяк диңгез буйлап суднолар йөреше хәвефсезлеген тәэмин итәчәк.

Яр буе сагының беренче полкы 2020 ел ахырында барлыкка китерелде. Дивизия карамагында: каргизгечләр, кыр ашханә-вездеходлары, яшәешне тәэмин итүче махсус техникалар. Хәрби экспертлар билгеләвенчә, корабларның Чукотка аша Тын океанга керүләре “Көнбатыш-2018” хәрби уеннарында өйрәнелгән.

Чыганак: Лента.ру
Фото: nation-news.ru
Читайте нас: