Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
1 февраль 2021, 20:02

Шоферның йөрәге тоткан?

Шоферның йөрәге тоткан?

Кушнаренко районындагы авария ике яшь кешенең гомерен өзде.

31 гыйнварда фура белән «Лада Гранта» федераль автомобиль юлында бәрелешә. Авыр йөк машинасына Алабугада яшәүче 57 яшьлек ир идарә иткән.

Ир каршы як полосага машинаны узар өчен чыкмаган. Машина йөртүче сүзләренә караганда, аның йөрәге тоткан.

Бәрелешү бик көчле булган, "Лада" бөтенләй җимерелеп беткән. Урында 19 яшьлек шофер һәлак булган. Ашыгыч ярдәм машинасында медиклар аның Илеш районының Үрмәт авылыннан 18 яшьлек авылдашының гомере өчен көрәшкән. Кызганычка каршы, юкка...

19 яшьлек тагын ике пассажирны Уфаның 21нче дәваханәсенә озатканнар. Йөк машинасын йөртүче Кушнаренко дәааханәсенә йөрәкнең ишемик авыруы диагнозы белән китерелгән.

Читайте нас: