Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
30 гыйнвар 2021, 12:16

Юллама – төбәк тормышында мөһим документ

Юллама – төбәк тормышында мөһим документ

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юллама белән мөрәҗәгать итте. Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин ушы уңайдан фикерләре белән бүлеште:

- Юллама – төбәк тормышында мөһим документ. Республика җитәкчесе Радий Хәбиров быелгы Юлламада әйтеп үткәнчә, узган ел никадәр авыр булса да без өметебезне кисмәдек. Аллаһыга шөкер, тырышлык белән барлык авырлыкларны җиңдек. Башкарган эшләрдә зур-зур уңышлар да бар. Әлбәттә, тормыш катлаулы. Безнең әби-бабаларыбызга, әти-әниләребезгә җиңел булган дип кем әйтә алыр? Сугыш вакытындагы, аңардан соңгы елларны, ул чордагы авырлыкларны да онытырга ярамый. Яшь буын вәкилләре икмәккә, азык-төлеккә, күпчелек кирәк-яракка талон кертелеп, чиратларда тору хакында онытмасын иде. Авырлыксыз җиңеллек булмый.

Агымдагы елда зур планнар, зур эшләр бар. Радий Фәрит улы Хәбиров Юлламаны “Алга, Башкортстан!” дигән сүзләр белән тәмамлады. Үзебезнең тырышлыгыбызга, бердәмлегебезгә таянып хезмәт итәргә тиеш икәнлекне, моның хәерле нәтиҗәләре бөтен халыкка ирешәчәген Юлламадан күрдек.

Фото: cdum.ru

Читайте нас: