Яңа көн
-5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
30 гыйнвар 2021, 11:40

УФАДА «IQ-ПАРК» БУЛАЧАК

УФАДА «IQ-ПАРК» БУЛАЧАК

Республика башкаласында «IQ-парк» дип исемләнгән югары технологияләр паркының беренче чиратын агымдагы елның җәендә файдалануга тапшыру планлаштырыла. Бу хакта Башкортстанның беренче вице-премьеры – Хөкүмәт аппараты җитәкчесе И.Таҗетдинов хәбәр итте. IQ-парк Сколково фонды белән берлектәге проект, анда резидентлар өчен төрле сервислар булдырылачак. Резидентлар – ТЭК һәм IТ-сектор өчен эшчәнлек алып баруга махсуслашкан югары технологияләр белән эшәүче компанияләр. Парк өчен З.Вәлиди урамында бина сайлап алынган. Аның мәйданы 35 мең кв. метрга якын. IQ-паркның архитектура концепциясе дә булдырылган. Анда офис һәм технологик бүлмәләр генә түгел, актив ял, конференцияләр, мәдәни-массалы чаралар үткәрү өчен мәйданчыклар булуы да каралган. Моннан тыш, концепция чикләрендә технопарк бинасы янындагы территоияләрне дә модернизацияләү күзаллана. Әлеге вакытта проектлаштыру тәмамлана, төзелешкә әзерлек эшләре башланган. Алдагы биш елда еллык кереме 5 млрд. сум тәшкил итәчәк 130 резидент җәлеп итәргә һәм 1700 яңа эш урыны булдырырга планлаштырыла.

Читайте нас: