Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
30 гыйнвар 2021, 11:00

Матурлыкка йөрәгең белән кагыл

Чәчәкләр дөньясында Матурлыкка йөрәгең белән кагыл

Игътибарыгызга Илморза авылында яшәүче Рима Кәримова җибәргән хатны тәкъдим итәбез:

«Бүлмә гөлләрен аларның гүзәллеге, үзләренә карата булган мәхәббәт һәм хәстәрлек өчен рәхмәт белән җавап бирүләре өчен яратам. Яфраклары шома булса, аларны атнасына берничә тапкыр сөртеп алам. Чәчәкләрне ашландырып, аларга су сибеп, кипкән чәчкә-яфракларыннан арындырганда күңелең белән ял итәсең, кәефең дә күтәрелә. Аларга карап сокланам һәм юаныч табам.

Матурлыкка йөрәгең аша гына кагылып була. Үзем үстергән гөлләрне сезгә дә күрсәтәсем килә».

Хөрмәтле укучыларыбыз! Ә сез нинди чәчәкләр яратасыз? Бүген күзләрегезне нинди гөлләр иркәли? Аларның фоторәсемнәре белән башкалар белән дә бүлешегез. Хәбәрегезне 8-919-615-74-19 номерына теркәлгән ватсапта көтеп калабыз.
Читайте нас: