Яңа көн
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
30 гыйнвар 2021, 11:43

Этләрне бәйдә тотыгыз

Этләрне бәйдә тотыгыз

Гражданнар үз мөрәҗәгатьләрендә бу проблеманы хәл итүне, шулай ук этләрен бәйдән ычкындырган яки, гомумән, торак пунктта аларга ирекле йөрү мөмкинлеге биргән эт асраучы гражданнарга карата чаралар күрүне сорый.

Этен бәйдә тотмаган өчен хуҗасына административ җаваплылык – штраф салу яный (БР Административ хокук бозулар турында кодексының 13.7нче мәддәсе нигезендә). Әгәр бәйсез эт кемне дә булса тешләсә, эшкә административ комиссия түгел, ә хокук тәртибе органнары тотына, һәм бу очракта сүз эт һөҗүменнән зыян күргән кешегә мораль һәм матди зыянны каплату турында (җинаять җаваплылыгы) барырга мөмкин.

Бернинди административ штрафлар һәм түләүләр дә бәйсез эт тешләгәннән зыян күргән кешенең сәламәтлеген компенсацияли алмавын һәркем яхшы аңлый. Шуңа күрә йорт хайваннары булган гражданнарны искәртәбез: сез алар өчен җаваплы, һәм, этегез тәүлекнең теләсә кайсы вакытында әйләнә-тирәдәгеләр өчен хәвефсез булсын өчен, барлык кирәкле чараларны күрергә тиешсез.

Исегезгә төшерәбез, кешеләр йөргән урыннарда (урамда, мәйданнарда) этләр хуҗасыннан башка (муенчаксыз һәм борынчыксыз) йөрсә, хуҗасыз дип таныла.

2020 ел башыннан Русия Федерациясе территориясендә «Хайваннарга карата җаваплы мөнәсәбәт турында» Федераль закон гамәлдә, аның нигезендә хайваннарны үтерү катгый тыела. Хуҗасыз этләрне ауларга, стерилизацияләргә, вакциналаштырырга һәм элеккеге яшәү мохитенә җибәрергә кирәк. Узган ел бу эш белән Бакалы районында шәхси эшкуар А.Л.Хөснетдинов предприятиесе шөгыльләнде, бер ел эчендә алар 230 хуҗасыз этне тоттылар. Муниципаль район хакимияте бу оешма белән әлеге хезмәтләрне күрсәтү буенча килешү төзеде, һәм сукбай хайваннарны тоту эше дәвам итәчәк.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, колагында бирка булган этләр стерилизацияләнгән яки кастрацияләнгән, котыру чиренә каршы прививка ясатылган, бөрчә һәм бетләрдән эшкәртелгән, кагыйдә буларак, агрессив түгел һәм тирә-юньдәгеләр өчен зур хәвеф тудырмый дигәнне аңлата. Болай эшләгәндә, алга таба хуҗасыз хайваннарның популяциясе кимеячәк дип көтелә.

Тагы бер тапкыр эте булган һәркемне аны бәйләргә, үзегезне күңелсезлекләрдән арындырырга өндибез.

Һәм исегездә тотыгыз, әгәр йорт хайваны алгансыз икән, аның турында тиешенчә хәстәрлек күрергә тиешсез!

Читайте нас: