Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
29 гыйнвар 2021, 11:31

Матурлык белән уртаклаш

Чәчәкләр дөньясында Матурлык белән уртаклаш

Үземнең орихидея-фалинопсисларым белән мактанасым килә. Күпләр алар көйсез, артык тәрбия сораучы чәчәкләр дисәләр дә, бу фикер белән килешә алмыйм. Киресенчә, чынбарлыкта бу ялкаулар гөле дияр идем. Чагу чәчәкләрен ачкан чакта орхидеялар күзләрне иркәли, күңелләргә рәхәтлек бирә. Ярты елга чаклы чәчәк атып таң калдыралар. Минем өемдә төрле төстәге бер дистәдән артык орхидея үсә. Аларның һәрберсенең чәчәге үзенчәлекле. Клеопатра, Буэнос Айрес, Пульсация һәм Кыргый мәче төрләре аеруча ошый.

Күңелемдә башка гөлләр өчен дә урын бар, әлбәттә. Мәсәлән, карабодай гөлен (бегония) яратам. Эсхинантус өчен дә коллекциямнең түрендә урын бирелгән. Бу гөлнең исеме борынгы грек теленнән «бозылган чәчәк» дигәнне аңлата. Халык телендә аны «помада-чәчәк» дип йөртәләр. Мондый гадәти булмаган исем әйләндерелгән формасы һәм чагу төсе аркасында бирелгән.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Ә сез нинди чәчәкләр яратасыз? Бүген күзләрегезне нинди гөлләр иркәли? Аларның фоторәсемнәре белән башкалар белән дә бүлешегез. Хәбәрегезне 8-919-615-74-19 номерына теркәлгән ватсапта көтеп калабыз.

Читайте нас: