Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасында икътисад өлкәсендә булган казанышлар турында да сөйләде.
- Башкортстан икътисады, короновирус пандемиясенә һәм аның белән бәйле чикләүләргә карамастан, узган елны сәнәгать җитештерүенең йөз процент индексы белән диярлек тәмамлый алдык. Моңа кризиска каршы үз вакытында чаралар күрү, эшкәртү тармакларына ярдәм итү, яңа продукция чыгару ярдәм итте. Милли инвестиция рейтингында Башкортстан иң яхшы төбәкләр исәбенә керде, бер елда 16нчыдан тугызынчы урынга күтәрелдек.
Катлаулы шартларга карамастан, Башкортстан предприятиеләре үзләренең инвестпрограммаларын гамәлгә ашыруны дәвам итте.
УМПОда авиация продукциясе җитештерү буенча куәтләрне модернизацияләү дәвам итте. «Башнефть» нефть эшкәртү комплексында гидрокрекинг җайланмасын һәм ароматик углеводородлар җитештерүне реконструкцияләү эшләре бара. «Газпром-нефтехим-Салават» компаниясендә водород җайланмасын эшләтеп җибәрдек.
Без «Газпром», «Роснефть», «Ростех»белән хезмәттәшлекне яңача оештырдык. Алар белән уртак эш төркемнәре булдырдык. Урман һәм җиңел сәнәгатькә ярдәм итүне көчәйттек. Без шулай ук кайбер предприятиеләрдә «Авырткан нокталарны» юкка чыгара алдык. «Ростех» компаниясе ярдәме белән Күмертау авиация предприятиесенә заказларны арттырдык, - диде Радий Хәбиров.
Шулай ук, Радий Хәбиров билгеләвенчә, Башкортстанда 50 меңнән артык эшкуарга ярдәм күрсәтелгән. Үз нәтиҗәлелеген исбатлаган бизнеска финанс ярдәменең иң кирәкле механизмнары дәвам итәчәк.