Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
28 гыйнвар 2021, 13:57

Бердәм телефон эшли

Бердәм телефон эшли

Халыкны социаль яклау республика үзәгендә гражданнарга социаль ярдәм чаралары алу буенча консултация ярдәме күрсәтү өчен күп каналлы бердәм телефон эшли башлады.

Аның операторы мөрәҗәгать темасы буенча консультация үткәрә, аныклаучы сораулар бирә, кирәк дип тапканда мөрәҗәгатьнең үтәлешен контрольгә ала. Гражданинның контактлары һәм мөрәҗәгатенең эчтәлеге ары табан элемтәгә керү һәм мәсьәләнең хәл ителүен контрольдә тоту өчен саклана.

Күпканаллы телефонга эш көннәрендә 8 сәгать 30 минуттан 17 сәгать 30 минутка кадәр шалтыратырга була. Ял көннәре – шимбә һәм якшәмбе.

Хезмәтләндерүнең сыйфатын яхшырту өчен гражданнар тон режимында льготалар категориясен: балалы гаиләләр, ветераннар, инвалидлар һәм гражданнарның башка категорияләрен күрсәтә аласыз.

Республика шәһәрләре һәм районнары өчен бердәм телефон – 8(347) 200-80-80.

Дүртөйле районы һәм шәһәре буенча филиал белән элемтәгә керү өчен өстәп 111 саннарын җыярга кирәк.

Сөйләшү вакыты өчен сезнең телефон элемтәсе операторы тарифы буенча түләнә.

Читайте нас: