Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
26 гыйнвар 2021, 17:42

Янгын сүндерелгән, һава зарарланмаган

Янгын сүндерелгән, һава зарарланмаган

«Уфаоргсинтез» җәмгыяте заводында янгын тулысынча авызлыкланган, дип хәбәр иттеләр Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсендә, һавада агулы матдәләр нормадан артуы ачыкланмаган.

"Бүген, 6.33 сәгатьтә янгынны тулысынча бетерү турында игълан ителде. Аны сүндерүдә 127 кеше катнашты, 44 берәмлек техника җәлеп ителде», — дип белдерделәр «Башинформ» агентлыгына ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Исегезгә төшерәбез, 25 гыйнварда 235нче газ бүлегенең резервуарында шартлау булган. ЦКУда - 18, машина залында 25 кеше булган. Бензин, ягулык бирү туктатылган.

Янгынга авырлыкның дүртенче рангы бирелгән. Бер зыян күрүче ашыгыч ярдәм белән токсикология бүлегенә җибәрелгән. Бер кеше һәлак булган.

«Уфаоргсинтез» заводында булган хәлдән соң атмосферадагы зарарлы матдәләрнең нормадан артуы ачыкланмады, халыкка берни дә янамый", - дип хәбәр итә Гражданнарны яклау чараларын тәэмин итү буенча республика хезмәтенең химик-дезометристы Айнур Закиров.

Аның сүзләренә караганда, моңа кагылышлы үлчәүләр Уфаның дүрт ноктасында — «Уфаоргсинтез» территориясендә, Тимаш авылында, шулай ук Колхоз базары һәм «Нефтяник» стадионында үткәрелгән.

Читайте нас: