Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
24 гыйнвар 2021, 21:36

РФ президенты каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр советына керде

РФ президенты каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр советына керде

Федерация Советының фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе, Русия башкортларының милли-мәдәни автономиясенең Федераль Советы рәисе Лилия Гомәрова РФ президенты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр буенча Совет составына керде.
Әлеге Советның рәисе - ил президенты үзе. Совет составына РФ президенты хакимияте, Дәүләт Думасы, Федерация Советы вәкилләре, федераль министрлыклар һәм ведомстволар, иҗтимагый берләшмәләрнең милли-мәдәни автономияләре, гыйльми һ.б.оешмалар җитәкчеләре керә.
Совет РФ президенты каршындагы киңәшләшү һәм консультатив орган булып санала һәм ул милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә дәүләт сәясәтен камилләштерү, Русия Федерациясенең дәүләт милли сәясәтенең өстенлекле юнәлешләрен билгеләү буенча президентка тәкъдимнәр әзерләү максатында оештырылган

Чыганак: Башинформ
Фото: Башинформ
Читайте нас: