Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
24 гыйнвар 2021, 21:33

Игътибар! Түбәләрдән кар төшәргә мөмкин!

Игътибар! Түбәләрдән кар төшәргә мөмкин!

Һава температурасы күтәрелүгә бәйле, башкала хакимияте шәһәр халкын һәм кунакларын кар һәм боз сөңгеләре төшәргә мөмкин биналар түбәләре яныннан үткәндә сак булырга чакыра.

Түбәләрдәге кар сырынтылары һәм боз сөңгеләре халыкка җитди куркыныч белән яный. Карны вакытында чистартып тору һәм түбәләрдә барлыкка килгән боз сөңгеләрен төшерү генә бәхетсезлек очракларыннан сакланырга мөмкинлек бирә.

Муниципалитетның торак-коммуналь хезмәтләре торак йортларның, балкон һәм подъезд түбәләрен чистарту өчен барын да эшли. Көн саен Уфа районнары торак оешмаларының 400гә якын хезмәткәре көч сала.

Шуңа торак йортлар янында сак һәм игътибарлы булырга, кар һәм боз төшү ихтимал булган биналарга якын килмәскә һәм мондый урыннарга балаларны җибәрмәскә чакырабыз. Биналар янында автомобильне куйган вакытта кар һәм боз төшү ихтималлыгына игътибар итегез.

Түбәдән боз сөңгеләре, кар-боз сырынтылары төшү куркынычы булганда идарәче компаниягә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Уфа шәһәренең «Торак хуҗалыгы идарәсе»нең үзәк диспетчер хезмәтенә 8 (347) 235-48-00 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.

Уфа шәһәре хакимияте милекчеләрне һәм барлык милек формалары җитәкчеләрен 23 гыйнварда "Игътибар, кар!» акциясендә катнашырга чакыра.

Чыганак: ufacity.info
Фото: ufacity.info
Читайте нас: