Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
23 гыйнвар 2021, 11:29

Владимир Путин төбәкләрдә уңайлы торак җитмәү һәм аңа бәяләр арту турында белдерде

Владимир Путин төбәкләрдә уңайлы торак җитмәү һәм аңа бәяләр арту турында белдерде#ВладимирПутин

Президент Россиядә ташламалы ипотека программасын гамәлгә ашыруның уңай нәтиҗәләрен билгеләп үтте, әмма проблемалар булуын да таныды.

Россиядә башлап җибәрелгән еллык 6,5% лы ташламалы ипотека кредитлары бирү программасы төзелеш тармагына ярдәм итте һәм россиялеләр өчен яңа торак сатып алу өчен «өстәмә мөмкинлекләр» ачты. Бу хакта видеоконференция режимында узган киңәшмәдә президент Владимир Путин белдерде.

Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, программа ярдәмендә беренчел базарда 350 меңгә якын гаилә торак сатып ала алган. Шул ук вакытта Путин бу өлкәдә проблемалар да булуын таныды.

Аерым төбәкләрдә торак базарында дисбаланслар барлыкка килде, күчемсез милеккә бәяләр сизелерлек арта, фатирларның кулай вариантлары җитми", — диде Путин.

Президент торак базарында «бәя вәзгыятен тигезләү» өчен, шул исәптән тәкъдим күләмен арттыру хисабына чаралар күрү зарурлыгына басым ясады.

Ташламалы ипотека программасы узган елның апрелендә, пандемия башланганнан соң гамәлгә кертелгән иде. Башта ул 1 ноябрьгә кадәр гамәлдә булырга тиеш иде, ләкин октябрьдә Хөкүмәт аны 2021 елның 1 июленә кадәр озайтты. Программа шартлары буенча, россиялеләр, башлангыч взнос белән минималь 15% күләмендә яңа төзелеш сатып алуга 6,5% ка кредит алырга мөмкин. Кредит суммасы Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе өчен 12 млн сумнан артмаска, шулай ук башка төбәкләр өчен 6 млн сумнан артмаска тиеш. Үзәк Банкның акчалата-кредит сәясәтен йомшарту фонында, 2020 ел эчендә төп ставканы 6,25 тән 4,25% ка кадәр киметкән банклар әлеге программа буенча ипотеканы хәтта 6,5% тан да кимрәк, 6% тан да кимрәк тәкъдим итә башлаган.

https://www.rbc.ru/
Читайте нас: