Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
23 гыйнвар 2021, 11:23

Ковидка каршы паспорт: аны кайдан алырга?

Ковидка каршы паспорт: аны кайдан алырга?

Мәгълүм булуынча, Башкортстанда “антиковидный паспорт” дигән документ кертеләчәк. Моның хакында хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә республика җитәкчесе Радий Хәбиров хәбәр итте.

Проект 5 февральдән эшли башлаячак. Аның асылы шунда: коронавирус белән чирләп терелүчеләргә яки прививка ясатучыларга “Башкортстанда яшәүченең ковидка каршы паспорты” биреләчәк. Бу инде кешенең антитәнчекләре бар һәм эпидемиягә каршы чикләүләр аңа кагылмый дигән сүз.

Паспорт дигәч, күбебез кулга тотып була торган документны күз алдына китергәндер. Әмма ковидка каршы паспорт – ул шәхси QR-код. Аны кәрәзле телефон экраны аша күрсәтергә яки, кагәзьгә чыгарып, үзең белән йөртергә мөмкин. QR-код – һәркем өчен аерым: аңа сезнең исем-шәрифләр “тегелгән”, шуңа бүтән кешенең коды белән кулланып булмаячак.

Аны кайдан алырга?

Ковидка каршы паспортны алу өчен беркая да барырга һәм бернинди документлар да тапшырырга кирәкми.

Аны бирү тәртибе болай:

Башта сез прививка ясатасыз. Бу хакта мәгълүмат төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгы базасына эләгә. Һәм, икенче вакцинаны эшләтеп, 21 көн үткәннән соң, ягъни иммунитет барлыкка килгәч, “Ковидка каршы паспорт” сезнең “Дәүләт хезмәтләре” порталындагы шәхси кабинетыгызга автомат рәвештә җибәрелә. Димәк, бу паспортны алу өчен “Дәүләт хезмәтләре” порталында шәхси кабинет булу гына кирәк. Шәхси кабинетыгыз бар икән, икенче тапкыр теркәлергә кирәкми.

Әгәр моңа кадәр коронавирус белән чирләп терелгән булсагыз, антитәнчекләр бармы икәнлеген билгеләү өчен үзаллы анализ бирү сорала. ИФА – иммунофермент анализын сертификациясе булган поликлиникада эшләтү мөһим. Анализ нәтиҗәләре турындагы мәгълүмат та базага эләгәчәк һәм паспорт шәхси кабинетыгызга киләчәк.

Монда бер момент бар: паспорт антитәнчек титрлары 10 берәмлектән артканда гына бирелә. Әлеге күрсәткечтән түбән булса, прививка эшләткәннән соң гына ковидка каршы паспорт алып булачак. Әйткәндәй, мондый анализ – түләүле, якынча 1000 сум тора. Әлегә шәхси клиникалар исемлеккә кертелмәгән, бу мәсьәлә хәл ителә, диләр Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Кемнәр инде моңа кадәр прививка эшләткән, аларга борчыласы юк: мәгълүматлар базага күчереләчәк һәм аларга февральдә QR-код киләчәк.

Ковидка каршы паспортның яраклылык срогы да билгеләнгән: вакцина ясатучылар өчен ул – 1 ел, чирләп терелүчеләр өчен 3 ай тәшкил итә. Бу паспорт Башкортстан территориясендә генә эшли, калган төбәкләрдә үз кагыйдәләре һәм чикләүләре каралган.

Чыганак: www.bashinform.ru
Фото: smotrim.ru
Читайте нас: