Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
23 гыйнвар 2021, 11:42

Дәрестә телефон куллану кирәкме?

Дәрестә телефон куллану кирәкме?

“Роспотребнадзор” бу мәсьәләгә ачыклык кертте.

Мобиль телефоннарны мәктәпкә алып килергә ярый, тик аларны балаларны укыту чарасы буларак куллану тыела. Бу хакта "Российская газета"га биргән интервьюсында “Роспотребнадзор” җитәкчесе урынбасары Ирина Брагина сөйләгән.
Ведомство вәкиле белдерүенчә, дәрестә видеоматериалларны интерактив тактада, компьютерда, планшетта, моноблокта тәкъдим итәргә ярый, әмма кәрәзле телефонда түгел. Брагина аңлатуынча, смартфоннар шрифт зурлыгы һәм экранга кадәр ераклыкка булган билгеле таләпләргә җавап бирми.
2019 елда “Роспотребнадзор” тарафыннан уку йортларына кесә телефоннарын куллануны тәртипкә салу буенча киңәшләр бирелгән иде. Кайдадыр укытучылар дәрестә аларны сүндерүне таләп итте, кайдадыр телефоннарны алып кую өчен махсус тартмалар барлыкка килде. “Роспотребнадзор” үткәргән мониторинг күрсәтүенчә, балаларның яртысыннан күбрәгендә дәресләр вакытында игътибарлылык арткан, шулай ук, укучылар күбрәк хәрәкәт итә һәм үзара аралаша башлаган.

Фото: kp.ru

Читайте нас: