Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
23 гыйнвар 2021, 11:17

Бер гаилә һәлак булган...

Бер гаилә һәлак булган...

Трассада тагын коточкыч авария...

Башкортстанда 22 гыйнвар иртәсендә трассада үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте булган. Республиканың ЮХХДИ идарәсеннән хәбәр итүләренчә, М-5 Самара – Уфа — Чиләбе автомобиль юлының 1483нче чакрымында, Уфа районының Шамонино авылы янында Volkswagen Polo һәм Mercedes йөк машинасы бәрелешкән.

Куркыныч авариядә җиңел автомобильдән дүрт кеше үлгән: руль артында булган хатын, ир һәм ике бала.

Мәгълүмат аныклана, урында полиция хезмәткәрләре һәм башка ашыгыч хезмәтләр эшли.

Фото: башинформ
Читайте нас: