-5 °С
Болытлы
Тантаналы чарада муниципаль район хакимияте башлыгы Руслан Гыйззәтуллин катнашты. Митингта чыгыш ясаучылар бөек шәхеснең исемен хөрмәт белән искә алдылар.
– Тактаташ ачу – геройга хөрмәт һәм рәхмәт билгесе генә төгел, бәлки яшьләрне патриотик тәрбияләүдә мөһим вакыйга. Илебез азатлыгын һәм безгә тыныч тормыш яулаучылар турында истәлекне мәңге сакларга бурычлыбыз, – дип билгеләде район җитәкчесе.
Тантаналы чарада катнашучылар тактаташка чәчкәләр салды.