Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
21 гыйнвар 2021, 18:22

Ак Йортта Байденның Путин белән тиз арада сөйләшү мөмкинлеген бәяләгәннәр

Ак Йортта Байденның Путин белән тиз арада сөйләшү мөмкинлеген бәяләгәннәр

АКШның яңа президенты Джо Байденның әлегә Россия коллегасы Владимир Путин белән телефон аша сөйләшүе планлаштырылмаган.

Бу хакта Ак Йорт матбугат секретаре Джен Псаки сөйләде, дип хәбәр иткән РИА Новости.

“Минем мондый планнар турында әйтер сүзем юк", - дип белдергән ул. Шул ук вакытта ул Байден беренче телефон сөйләшүен Канада премьер-министры Джастин Трюдо белән уздырачак, ә аннары «партнерлар һәм союздашлар» белән сөйләшүләр көтелә, дип аныклаган.

Шулай ук Псаки Байденның беренче чит ил сәфәрләре турында сөйләүдән баш тарткан.

Элегрәк 21 гыйнварда Украина Президенты Владимир Зеленский Байденны Киевка чакырган иде. Ул АКШның яңа Президент булганда ике ил арасындагы мөнәсәбәтләр яхшырыр, дигән ышаныч белдерде, һәм Украина башкаласында Байденны сәламләүгә шат булачак, ул АКШ башлыгына яхшы таныш.

Джо Байден инаугурациясе 20 гыйнварда узды, ул АКШның 46нчы президенты булды. Тантанада узып баручы вице-президент Майк Пенс, элеккеге президентлар Джордж Буш-кече, Барак Обама һәм Билл Клинтон хатыны белән бергә катнашты. АКШ гимнын Леди Гага башкарды. Трамп, 150 еллык традицияне бозып, тантанага берничә сәгать кала, Вашингтонны калдырды.#ВладимирПутин

https://lenta.ru/news/2021/01/21/zvonok/?utm_source=yxnews&utm_medium=desktop
Фото: https://yandex.ru/
Читайте нас: