Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
20 гыйнвар 2021, 12:20

Радий Хәбиров: “Вакциналау – зур проблеманы хәл итү юлы”

Радий Хәбиров: “Вакциналау – зур проблеманы хәл итү юлы”

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Россия 24” телеканалына биргән интервьюсында төбәкнең коронавирустан киңкүләм вакциналануга әзерлеге һәм республикада антиковид паспортларының ничек эшләячәге хакында сөйләгән. Шуны сезгә дә кыскартылган вариантта тәкъдим итәбез.

– Радий Фәритович, "антиковид паспортлары" идеясе хакында җентекләбрәк сөйләгез әле. Ул ничек эшләргә тиеш?
– Коронавирус инфекциясе пандемиясе вакытында без даими рәвештә аның белән көрәшүнең нәтиҗәлерәк, ләкин кешеләр өчен өстәмә артык чикләүләр булдырмаучы инструментлар эзләдек. Бездә ике проблеманы да хәл итә торган идея туды.
Беренчесе. Хәзер вакциналанган кешеләр саны артачак, алар җәмәгать урыннарында тыныч күңел белән була ала. Сорау туа: нигә без аларны чикләргә тиеш? Мәсәлән, авырып савыккан яисә прививка ясаткан үзизоляциядәге 65 яшьтән өлкәннәр. Шуңа күрә без әлеге санитар-эпидемиологик хәл-шартларда чикләүләрне мөмкин булганча бетерәбез.
Икенчедән, безгә кеше вакциналансын өчен өстәмә мотивацияләр эзләргә кирәк. Кешеләр моңа төрлечә мөнәсәбәттә. Кемдер вакциналануга җиңел бара, кемнеңдер шикләре бар, чөнки вакцина яңа. Без шуннан чыгып эш иттек: әгәр кеше вакциналанган, шундый паспорты бар һәм аның тарафыннан башкаларга хәвеф юк икән, бу кешегә билгеле бер өстенлекләр бирәбез. Мәсәлән, фитнес-клубларга, бассейннарга, кинотеатрларга, сәүдә үзәкләренә бару һәм башкалар.
Бу идея бүген генә тумады, без аны озак эшләдек. Сәүдә үзәкләре, фитнес-клублар, төрле оешмалар белән сөйләшүләр үткәрдек. Хәтта болай уйладык: безнең “Салават Юлаев” хоккей клубы уйный һәм боз сараендагы урыннар буенча чикләү бар. Ләкин антиковид паспорты булганнар өчен без аерым трибуналар ачачакбыз, арена тулылыгын арттырачакбыз. Безнең карашка, әгәр барысын да оешкан төстә үткәрә алсак, бу күп проблемаларны хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк.

– Паспортлар нинди рәвештә биреләчәк?
– Бу QR-код булачак. Кеше килде, вакциналанды. Бу хакта мәгълүмат безнең республика автоматлаштырылган медицина системасында, “Госуслуги” порталындагы аның шәхси кабинетында булачак. Кеше анда керә, QR-кодны ала, ниндидер учреждениегә барса, күрсәтә. Бу аның паспорты була. Өлкән кешеләргә кайвакыт Интернетка чыгу авырлыгын искә алсак, паспорт кәгазь вариантта да була ала. Ике вариант та исәпкә алына.

– Авырып савыкканнар да шундый ук паспорт алаламы? Аларның бит инде антитәнчекләре бар?
– Әйе, без моны да күздә тоттык. Паспорт ике категория кешеләргә биреләчәк: вакциналанганнарга һәм сертификацияләнгән учреждениеләрдә анализ тапшырып, антитәнчекләр барлыгын раслаганнарга. Бу мәгълүмат та автоматлаштырылган медицина системасына эләгә һәм паспорт алырга мөмкинлек бирә.

– Республикада вакциналану ничек бара? Моңа ихтыяҗ ничегрәк?
– Беләсезме, ихтыяҗ зур, чөнки без инде 14 мең доза вакцина алдык. Якын арада 50 мең дозалы партия көтәбез, киләчәктә тагын да күбрәк. Безнең республикада 4 миллионнан артык кеше яши, шуңа халыкны иммунлаштыру өчен зур күләмдә вакцина кирәк. Әле без алганы – инфраструктураны әзерләү, тәҗрибә туплау, вакциналауны пропагандалау. Кайтарылганны без ике-өч көн эчендә тәгаенләп бетердек.
Әлбәттә, вакцинаны беренче чиратта табиблар, социаль һәм мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре, башка категорияләр алды. Минем карашка, процесс тигез бара. Әлбәттә, вакциналануга шик белән караучылар да бар. Бу - һәркемнең шәхси эше. Моны табибтан консультация алгач хәл итәргә кирәк. Без вакциналауның ел буе көрәшкән зур проблеманы хәл итү юлы икәнлегенә ышанабыз.

– Башкортстанда коронавирус белән хәл ничегрәк?
– Дөресен әйткәндә, Яңа ел бәйрәмнәреннән соң без авыручыларның артуын хафаланып көттек. Ни дисәң дә, кешеләр аралашты, очрашты. Без андый мөмкинлек бирдек, рестораннарны япмадык. Ә менә авыру үсеше күзәтелми, хәл тотрыклы. Барысы да тыныч, дип әйтә алмыйм, чөнки көн саен 150-170 кешедә коронавирус ачыклана, бу күп. Шулай да күрсәткеч шуннан артмый. Тулы картинаны күрер, инфраструктураны әзерләү һәм бәйрәмнәрдән соң ике атна үтсен өчен антиковид паспорты кертүне махсус рәвештә 5 февральгә күчердек. Шундый шартларда эшләячәгебезгә ышанам.

– Буш койкалар күпме?
– Бу яктан хәлләр сизелерлек яхшырды. 30 процентлы буш койка фондына иябез. Беләсездер, без тагын бер тиз төзелүче госпиталь ачтык, бу юлы Стәрлетамакта, бу - янә 300 өстәмә койка дигән сүз. Яңа госпитальгә пациентлар кабул ителә генә башлады, әле анда 120 тирәсе кеше. Бу запас безгә антиковид паспорты кебек яңа инструментлар эзләргә мөмкинлек бирә. Авыруга каршы торуның бер уңай билгесе – безнең буш койкалар фонды һәм табибларыбызның тәҗрибәсе, әлбәттә.

Фото: glavarb.ru

Читайте нас: