Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
20 гыйнвар 2021, 16:24

Мондый сәдака дөрес буламы?

Мондый сәдака дөрес буламы?

Бурычка акча алып, сәдака тарату дөресме?

Әлбәттә, дөрес түгел. “Аны үзегезгә зыян килмәгән очракта гына бирегез” дигән хәдис бар. Сәдака дигәндә күз алдында акча гына тотылмый. Акча бирү ул сәдаканың бер төре генә. Әгәр дә синең берәрсенә яхшылык эшлисең килеп тә, акчаң юк икән, аның урынына син саваплы эш эшлә.

Нинди хәләл изгелеккә вакытыбыз һәм көчебез сарыф ителсә, шул да сәдака була. Шуны да истә тотарга кирәк, сәдака ул - мөселман кешесенең үз теләге белән кылынган гамәле, дип яза “Ислам нуры”.

Фото: islam.ru

Читайте нас: