Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
20 гыйнвар 2021, 16:22

Кышның соңгы ае нинди сюрпризлар әзерли?

Кышның соңгы ае нинди сюрпризлар әзерли?

Синоптиклар февральгә һава торышын фаразлады.

Синоптиклар фаразлары буенча, февраль бөтен Русия территориясендә шактый җылы булачак.
Кышның соңгы аенда температура климатик нормадан югарырак көтелә. Хәтта салкын төбәкләрдә дә көчле салкыннар фаразланмый. Бу хакта Русия Гидрометеорология үзәге лабораториясе мөдире Людмила Паршина хәбәр итә.
Явым-төшемнәр Русиянең Европа территориясендә, бигрәк тә төньяк-көнбатыш өлешендә, үзәктә, Идел буенда нормадан күбрәк булачак. Свердловск һәм Чиләбе өлкәләрендә, Красноярск краенда, Иркутск өлкәсенең күпчелек өлешендә һәм Магадан өлкәсендә кар аеруча күп явачак.
Фаразлаулар буенча, Төмән өлкәсенең көньягында, Омск, Новосибирск өлкәләрендә һәм Ерак Көнчыгышның көньягында явым-төшем аз булачак.
Әлеге вакытта берничә төбәктә экстремаль салкыннар хакимлек итә.

Фото: ezoterkin.ru

Читайте нас: