Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
20 гыйнвар 2021, 12:19

Коронавируска каршы антитәнчекләр булган бала туган

Коронавируска каршы антитәнчекләр булган бала туган

Бала үзе сәламәт булып туган.

Болгариянең киңкүләм матбугат чаралары хәбәр иткәнчә, коронавируска каршы антитәнчекләре булган бала туган.

28 яшьлек авырлы хатын дәваханәгә коронавирус инфекциясе белән эләккән. Табиблар карары буенча, хатын-кызга кесарево кисүе ясалган. Операция уңышлы узган, 2,75 килограммлы һәм 46 сантиметрлы бала туган.

Яңа туган баланың антитәнчекләре тест тикшеренүе үткәргәннән соң ачыкланган, ул коронавируска иммунитет булуын күрсәткән. Бала тулысынча сәламәт, аны әнисе белән дәваханәдән чыгарырга ниятлиләр.

Белгечләр белдерүенчә, әлеге вакытта коронавирус йоктыруның әнисеннән балага йогуы исбатланмаган.

Фото: Собака ру сайтыннан

Читайте нас: