Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
20 гыйнвар 2021, 16:27

Коронавирус белән авыручыларга дарулар тапшырылды

Коронавирус белән авыручыларга дарулар тапшырылды

Уфада «Бердәм Русия» партиясенең "Безнең хәстәрлек" проекты волонтерлары коронавирустан өйдә дәваланучы кешеләргә дарулар китерә. Активистлар 21нче шәһәр хастаханәсе пациентларына медикаментлар салынган тартмалар тапшырды.

Препаратлар Сәламәтлек саклау министрлыгы линиясе буенча коронавирус инфекциясенең расланган диагнозы булган авыруларны дәвалау өчен дәваханәләргә бүлеп бирелә. Дарулар исемлеге катгый регламентланган һәм федераль дәрәҗәдә расланган.

Табиб билгеләвенә бәйле рәвештә, җыелмага антибиотиклар, вируска каршы, температура төшерүче һәм өй шартларында COVID-19ны дәвалау өчен кирәкле башка препаратлар керә ала. Пандемия чорында медицина учреждениеләренә йөкләнеш күп тапкырлар артканлыктан, адресатларга даруларны китерүдә "Бердәм Русия" волонтерлары ярдәм итә.

Волонтерлар ике адрес буенча дарулар алып килгән. Тартмаларны тапшырганда санитар хәвефсезлекнең барлык таләпләре дә үтәлгән.
Дарулар исемлеге һәр авыру өчен табиб күрсәтмәсе буенча аерым төзелә.

- Партия Башкарма комитетының волонтерлык үзәге әгъзалары халыкка дарулар ташуны дәвам итә. Волонтерлар медицина хезмәткәрләре җилкәсенә төшкән йөкләнешнең бер өлешен үз өстенә алды. Нигездә, алар - өлкән яшьтәге һәм инвалид кешеләр, - дип уртаклашты "Безнең хәстәрлек" проекты волонтеры Оскар Лютов.
Фото: Сәламәтлек саклау министрлыгы
Читайте нас: