+4 °С
Болытлы
Кичә, ягъни 18 гыйнвар көнне Иглин районының Төзүчеләр урамында булган юл-транспорт һәлакәтендә бер кеше зыян күргән.
Республика Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, ВАЗ-2115 автомобиле руле артында утырган 46 яшьлек ир Chevrolet Aveo белән бәрелешкән. Авариядә Chevrolet водителе - 41 яшьлек хатын зыян күргән, аңа медицина ярдәме сорап табибларга мөрәҗәгать итәргә туры килгән.
Ачыклануынча, ВАЗ-2115 йөртүче исерек булган.
ЮХИДИ хезмәткәрләре тикшерү эшен башлаган.