Республиканың Экология һәм табигатьтән файдалану министрлыгы узган елга йомгак ясады.
Бүген республиканың Экология һәм табигатьтән файдалану министрлыгында брифинг үтте. Анда узган елга йомгак ясадылар, агымдагы елга куелган бурычлар белән уртаклаштылар.
— Узган ел һәркайсыбыз өчен дә сынаулар елы булды. Шулай да без эшчәнлекне үзгәртеп, күп кенә өлкәләрдә уңышларга ирештек. Аеруча чүп-чарны чыгару буенча яңа сиситема булдыруны әйтәсем килә. Бу проблема озак еллар безне борчыды, хәзер инде аны хәл итәргә мөмкинлекләр бар. Узган елда контейнер мәйданчыклары булдырылды. Бу чүп-чарны чыгаруга уңайлыклар тудырды. Шул ук вакытта былтыр 462 чүплек юкка чыгарылды. Тагын да бу өлкәдә чүп-чарны аеручы 5 корылма булдыруны да әйтәсем килә. Бу аны арытаба эшкәртүгә зур ярдәм итәчәк, — диде экология һәм табигатьтән файдалану министры Урал Искәндәров.
Узган җәйдә републиканың берничә районында урман янгыннары булды. Билгеле, бу экология торышына да тәэсир итте. Министр билгеләвенчә, әлеге янгыннар 129 мең сумлык зыян китергән. Киләсе елга бу хәлнең кабатланмавын тәэмин итү өчен чаралар күрелгән. Файдалы казылмаларны законсыз чыгаручылар белән дә көрәшкә зур игътибар бирә министрлык. Бу җәһәттән узган елда 800 рейд булган. Аның нәтиҗәсендә закон бозуның 155 очрагы теркәлгән. Закон бозучыларга салынган штраф күләме 5 миллион 700 мең сумга җиткән. Әмма статистика буенча бу күрсәткеч, 2019 елдагы белән чагыштырганда, кимрәк, - дип билгеләп үтте министр.