Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
19 гыйнвар 2021, 11:53

Уфада фанера җитештерү комбинатында янгын чыккан

Уфада фанера җитештерү комбинатында янгын чыккан

18 гыйнвар иртәсендә, башкаланың фанера җитештерү комбинаты янгыннан зыян күргән.
18 гыйнвар көнне, 6:44 сәгатьтә Уфанның фнера җитештеү комбинатында янгын чыккан.
Сүндерүчеләр килгәндә комбинатның икенче каты төтенгә күмелгән була. Ачыклануынча, 100 квадрат метр мәйданда катта әзер продукциягә ут капкан.
Гадәттән тыш хәл 3 рангтагы, сүндерү катлаулы янгын буларак квалификацияләнә. Янгын сүндерүгә 68 хезмәткәр һәм 20 берәмлек техника җәлеп ителгән. 150 квадрат метр мәйдандагы янгынны 9: 39 сәгатьтә сүндергәннәр.
Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Янгын вакытында 12 кешене эвакуацияләргә туры килгән.
Әлеге вакытта янгынның сәбәпләре билгеләнә. Урында-сынау янгын лабораториясе экспертлары һәм тикшерүчеләре эшли. Һава пычрануын да тикшерәләр.
Читайте нас: