Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
19 гыйнвар 2021, 12:05

Техника сатып алу буенча илдә беренчеләр исемлегендә

Техника сатып алу буенча илдә беренчеләр исемлегендә

Агымдагы елда Росагролизингның финанс арендалау программалары буенча ил аграрийлары 7000 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы сатып алырга планлаштыра, дип хәбәр итә компаниянең матбугат хезмәте.

7000гә якын авыл хуҗалыгы машинасы сатып алу нияте турында мәгълүмат илнең 76 төбәгеннән Росагролизингка керде. Идел буе федераль округы аграрийлары 2600 берәмлеккә якын техника кирәклеген белдерде, 1300гә якын авыл хуҗалыгы машинасын Үзәк федераль округ фермерлары сатып алырга планлаштыра, Себер федераль округында 700 берәмлектән күбрәк авыл хуҗалыгы техникасы сатып алырга уйлыйлар.

Лидер төбәкләр арасында Башкортстан да бар. Агымдагы елда төбәккә 400дән артык авыл хуҗалыгы машинасы кирәк, бу - илдә икенче күрсәткеч.

Росагролизинг 9 төбәк аграрийларын аерым билгеләп үтә. Бу - Саратов, Белгород, Түбән Новгород һәм Липецк өлкәләре, Алтай, Ставрополь крайлары, Чечен Республикасы, Башкортстан һәм Мордовия.

Президент Владимир Путин билгеләгән "Авыл хуҗалыгы" гомумдәүләт проекты кысаларында илнең кайбер төбәкләре әлеге тармакта техниканы яңартуга зур игътибар бирә. Бу әлеге өлкәдәге эш күпкә сыйфатлырак һәм тиз арада башкаруны тәэмин итә.

Фото: agriculture.bashkortostan.ru
Читайте нас: