Яңа көн
+1 °С
Ясно
Общество
19 Января 2021, 07:06

Ике хатын янып үлгән

Ике хатын янып үлгән

Добавить в предпочтительные источники Google

Фаҗига Уфаның Рабкорлар урамында булган.

Янгын сүндерүчеләр мәгълүматларына караганда, янгын 10нчы катта башланган. Йортның өске катларыннан янгын сүндерүчеләр өч кешене эвакуацияләгән.

Куркыныч зонадан барлыгы 33 кеше эвакуацияләнгән (шуларның 5се - балалар), шул исәптән 23 кеше коткарылган (шуларның 5се - балалар).

"Янгын сүндерү машиналары, бишкә якын ашыгыч ярдәм машинасы килде, штаб җәелдерелде. Ашыгыч ярдәм машинасы янында өстенә ябылган мәет ята", - дип хәбәр иткән "Башинформ"га шаһитлар.

Кызганычка каршы, янгыннан алып чыккан ике хатын медиклар кулында җан биргән. Хәзер белгечләр аларның шәхесен ачыклый.

Фото: башинформ

Читайте нас