Яңа көн
+18 °С
Облачно
Общество
18 Января 2021, 07:30

Юлда янә бер үлем...

Юлда янә бер үлем...

Башкортстанда, республика ЮХХДИ мәгълүматлары буенча, Нефтекамада яшәүче ир-егетнең гомерен өзгән авария булган. Бәрелешү Краснокама районында көндез теркәлгән.

Дүртөйле - Нефтекама автоюлының 85нче чакрымында "Форд Фиеста" һәм "Фольксваген поло" машиналары бәрелешкән.

"Фольксваген" водителе алынган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән, аның пассажирлары – 66 яшьлек һәм 51 яшьлек хатын-кызлар - дәваханәгә озатылган. Алар авыр хәлдә.

ЮХХДИ хезмәткәрләре республика юлларында бозлавык булуын белдерә һәм шул уңайдай водительләрдәр юл кагыйдәләрен катгый үтәүне сорый.

Фото: Горобзор ру

Читайте нас