Яңа көн
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
18 гыйнвар 2021, 12:31

Вакциналау ирекле, әмма...

Вакциналау ирекле, әмма...

Башкаларны куркыныч астына куярга тиеш түгелсең.

Аеруча хәвефле инфекцияләр буенча белгеч һәм табиб-иммунолог Владислав Жемчугов "Говорит Москва"дагы чыгышында күп санлы кешеләр белән аралашкан белгечләр өчен хезмәт килешүенә вакциналау турында пункт кертергә тәкъдим итте.
Мисал итеп ул югары уку йорты укытучысы һөнәрен китерде, анда алты төркем студент булырга мөмкин, һәрберсендә 30ар кеше. "Менә 180 кеше элемтәдә тора. Кем вакциналауга каршы һәм мондый шартларда эшләргә теләми – урам себерүче булып эшләсен, анда хәвефсез", - дип аңлатты ул.
Моннан тыш, ул искә төшергәнчә, Русиядә вакциналау ирекле, ә авырырга теләгән кеше - авырсын. "Борис Грачевскийны мисал итеп китерә алам. Кайгы уртаклашамын. Кызганыч, вакциналанса, исән булыр иде", - дип нәтиҗә ясады ул.
Русиядә коронавирустан вакциналау буенча масштаблы кампания узган елның 15 декабрендә башланды. Мәскәүдә исә COVID-19га каршы прививкаларны 5 декабрьдә үк ясый башладылар. Беренче булып хәвеф төркемнәренә кергән русиялеләрне: укытучылар, табиблар, социаль хезмәткәрләр, МФЦ хезмәткәрләре һәм галимнәр, волонтерлар, студентлар, матбугат хезмәткәрләре һәм башкалар вакцина кадата.

Фото: РИА Новости.

Читайте нас: