Яңа көн
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
18 гыйнвар 2021, 12:29

Илештә тәбикмәк яраталар

Илештә тәбикмәк яраталар

Милли ризык пешерү серләре.

Ишкар авылы урта мәктәбе дә “Минем милли ризыгым” дигән кызыклы иҗади флешмобка кушылды.

Бу чараның төп максаты милли кухняны популярлаштыру иде. Мәктәптә танылган һәм популяр ризыкларның берсен (тәбикмәк) әзерләү буенча мастер-класс үткәрделәр. Чарада 8, 9нчы сыйныф укучылары катнашты.

Педагог - китапханәче Р. Госманова коймак, тәбикмәк пешерү серләре белән таныштырды, аны әзерләү буенча мастер класс үткәрде. 8 һәм 9нчы сыйныф укучылары да монда катнашты, коймак пешерделәр һәм сыйныфташларын сыйладылар.

Шулай ук туклану буенча китаплар күргәзмәсе, милли ризыклар һәм милли ашлар күргәзмәсе оештырылды.

Читайте нас: