Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
18 гыйнвар 2021, 22:40

Җиде яшьлек малай тау шуганда үлгән

Җиде яшьлек малай тау шуганда үлгән

Ни кызганыч, тау шуу да фаҗига белән тәмамланырга мөмкин: җиде яшьлек малай уйнарга чыккан һәм һәлак булган.

Бу аянычлы хәл Мәскәү янындагы Останкино совхозында теркәлгән. Җиде яшьлек бала тимердән ясалган таудан шуганда, шарфы эләгеп калып, ычкына алмыйча буылып үлгән.
Тикшерүчеләр әлеге фаҗига эзеннән җинаять эше ачкан. Аянычлы хәл теркәлгән уен мәйданчыгында булган балалардан сораштыру нәтиҗәсендә шул ачыкланган: тауга менгәч, һәлак булган бала шарфының очларын аркылы тимергә бәйләгән булган. Аягы таеп китеп егылгач, буылган.
Табиблар килгәнче, мәйданчык яныннан узып баручылар бәлага тарыган балага ярдәм күрсәтергә тырышкан, тик инде соң булган.
Тикшерү әле дә дәвам итә.
Балаларыбыз белән хәвефсезлек кагыйдәләре турында ешрак сөйләшсәк иде. Аларга бу хакта күбрәк мәгълүмат бирү бихисап бәла-казалардан саклау дигән сүз бит.


Фото: ru.depositphotos.com

Читайте нас: