Яңа көн
-6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
18 гыйнвар 2021, 22:43

Чәчүлекләр артачак

Чәчүлекләр артачак

Росреестрның республика идарәсе мәгълүматлары буенча, Башкортстанда 7,3 миллион гектар мәйданда авыл хуҗалыгы җирләре, шул исәптән 3,6 миллион гектар сөренте җирләр, 1,2 миллион гектарындэ печәнлекләр, 2,3 миллион гектар көтүлекләр бар. Шул ук вакытта бу саннар төрле чыганакларда аерыла. Бу хакта вице-премьер, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов төбәк Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә хәбәр итте.

- Авыл хуҗалыгы җирләренең бер өлеше торак төзү өчен бүлеп бирелүен исәпкә алып, агросәнәгать комплексында файдаланылмый торган чәчүлекләрне кертергә, шулай ук гамәлдәге мәйданнарда туфракның уңдырышлылыгын арттырырга кирәк, - диде Илшат Фазрахманов.

Вице-премьер сүзләренә караганда, 2024 елга республикада 90 мең гектардан артык чирәм җирләрне эшкәртү планлаштырыла.

2017 елдан башлап Башкортстанда авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләрнең бердәм федераль мәгълүмат системасы (ЕФИС ЗСН) кертелә. 2020 ел йомгаклары буенча районнарда җирләр 65 процентка бәяләнде. Шул ук вакытта Әбҗәлил районында гына эш тулысынча башкарылган. Илшат Фазрахманов билгеләп үткәнчә, перспективада субсидияләр бердәм системага кертелгән мәйданга гына биреләчәк. Киләчәктә барлык санлы территорияләр республика белән идарә итү үзәге системасына кертеләчәк. Бу барлык аграр процессларны күзәтеп барырга мөмкинлек бирәчәк - чәчүдән алып урып-җыюга кадәр - реаль вакыт режимында һәм көтелгән уңышны фаразларга ярдәм итәчәк.

Башкортстан Башлыгы февральдә файдаланылмый торган җирләр турында законны кертү нәтиҗәләрен карарга кушты.

- Без җир-милек мәсьәләләрендә барлык процессларны тәртипкә салабыз һәм үтәкүренмәле итеп эшлибез, - диде Радий Хәбиров. - Боларның барысын да без республика икътисадын санлы трансформацияләү кысаларында эшлибез.

Фото: glavarb.ru
Читайте нас: