Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
15 гыйнвар 2021, 00:23

Укытучыларга эш өйсәләр, җитәкчеләрне тикшерәчәкбез!

Укытучыларга эш өйсәләр, җитәкчеләрне тикшерәчәкбез!

Мәгариф министры мондый проблемалар килеп туган очракта, кайда шалтыратырга кирәклеген әйтте.

Русия укытучылары өстәмә йөкләнеш һәм отчет эше белән проблемалар килеп туган очракта, кайнар линиягә шалтырата ала. Бу хакта мәгариф министры Сергей Кравцов “Российская газета”да узган “Эшлекле иртәнге аш”та хәбәр итте.
Аның әйтүенчә, Мәгариф министрлыгы һәм “Рособрнадзор” педагогларга бюрократик йөкләнешне киметү турында уртак хат имзаладылар.
“Ул педагогның нинди документлар тутырырга тиешлеген төгәл регламентлый. Бу гомуми белем бирүнең һәр дәрәҗәсе өчен төп белем бирү программасы, өлгерешне исәпкә алу журналы, озайтылган көн төркеме журналы һәм укучыларның шәхси эш материаллары”, — ди Кравцов.
Ул исемлектә күрсәтелмәгән эшләрне алып бару педагог яки сыйныф җитәкчесе вазыйфасына керми, дип ассызыклый.
“Башка бернинди кәгазь тутыру да укытучыларны эштән читләштерергә тиеш түгел. Шуңа күрә без бу хәлне күзәтеп торачакбыз, бу киңәшләрнең ничек үтәлүен караячакбыз. Укытучыларның өстәмә йөкләнеш, өстәмә эшләр турында проблемалары килеп чыкса, +7 (800) 200-91-85 телефонына “кайнар линия"гә хәбәр итегез. Әгәр бу рекомендацияләр бозылса, без җитәкчеләрне тикшерәчәкбез һәм төзәтәчәкбез”, — дип белдерә министр.

Фото: vogazeta.ru
Читайте нас: