Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
15 гыйнвар 2021, 12:46

Республикада эшсезләргә 7 миллиард сум түләгәннәр

Республикада эшсезләргә 7 миллиард сум түләгәннәр

Республиканың мәшгульлек үзәкләре 2020 елда 200 меңнән артык эшсезне теркәгән. Бу турыда Хезмәт министрлыгы башлыгы Ленара Иванова белдерде. Министр билгеләп үткәнчә, эшсезлекнең иң югары ноктасы сентябрьдә булган. Бу вакытта күрсәткеч җиде тапкырга арткан. Узган ел 70 мең кеше эшкә урнаштырылган.

“Эшсезлекнең иң югары ноктасы сентябрь уртасында теркәлде, эшсезләр саны 129 мең кешегә җитте. Ел башында аларның саны18 мең генә иде. Хәзерге вакытта да хезмәт базарындагы хәл киеренке, ләкин критик түгел ", - диде Ленара Иванова.

2020 елда эшсезләр өчен түләүләргә 7 миллиард сум тотынылган. Уртача түләү 8 мең сум тәшкил иткән. Узган ел аны 206 меңнән артык кеше алган.

Чыганак: Башинформ
Фото: Башинформ
Читайте нас: