Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
15 гыйнвар 2021, 18:04

Ихаталар балкып торачак!

Ихаталар балкып торачак!

2021 елда төбәк программалары кысаларында 140 шәһәр ихатасын һәм 306 подъездны ремонтлау планлаштырыла, дип хәбәр иттеләр Башкортстанның Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында.

«Башкортстан ихаталары» проекты 21 муниципалитетта (республиканың барлык шәһәрләре) 140 ихатаны төзекләндерүне финанслый. Бу максатларга 742 миллион сум тирәсе акча бүлеп бирелә, шуның 7 миллион сумы – халык акчасы. Хәзерге вакытта ихаталарны төзекләндерү проектлары эшләнә.

Шулай ук агымдагы елда «Подъездларны комплекслы ремонтлау» республика программасы дәвам итәчәк — 112 күпфатирлы йортта 306 подъездны яңарту планлаштырыла. Аларның барысы да узган елда ук тикшерелгән, 25 декабрьдә подрядчыларны сайлау буенча аукцион игълан ителгән иде, дип хәбәр иттеләр министрлыкта. Бәйге 18 гыйнварда узачак.

Барлыгы 2019-20 елларда "Башкортстан ихаталары" программасы буенча 780 ихата һәм күпфатирлы 2069 йортта 6181 подъезд төзекләндерелгән. Икътисади кыенлыкларга бәйле рәвештә, агымдагы елда программа күләме кыскартылган, әмма киләсе елларда ул янә артачак, дип вәгъдә итәләр министрлыкта.



ВладимирПутин#национальныепроекты#нацпроекты
#региональныепроекты#регпроекты#нацпроектыБашкортостан
Фото: МинЖКХ РБ


Читайте нас: