Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
15 гыйнвар 2021, 12:43

Депуптатлар ковидтан вакциналана

Депуптатлар ковидтан вакциналана

Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары яңа коронавирус инфекциясеннән вакциналана башлады.

Беренчеләрдән булып прививка ясатырга Владимир Нагорный, Раил Әсәдуллин, Яков Кугубаев, Илһам Галин язылган.
Депутатлар үзләренең прививка эшләтергә карар кылуы турында комментарий да биргән.

Владимир Нагорный, Дәүләт төзелеше, хокук тәртибе һәм суд мәсьәләләре буенча комитет рәисе:
“Коронавирус инфекциясе буенча хәл гражданнар сәламәтлегенә зур зыян салу сәбәпле, прививка ясатуны мин гражданның хокукы дип түгел, бурычы дип атар идем. Чөнки сүз шәхси сәламәтлек турында гына түгел, ә вирус йөртүче булмау турында да бара. Статистика буенча, күпләр, аеруча өлкәннәр бу авыруны авыр кичерә. Мин гомерем буе кирәкле прививкаларны ясаттым. Шуңа минем өчен ясатыргамы, юкмы дигән сорау тумады. Мин ясату мөмкинлеген генә көттем. Беренчеләрдән булып язылдым. Табиб дусларым барлык рекомендацияләрне үтәгән вакцинаның хәвефсез булуына ышандырды”.

Раил Әсәдуллин, Мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт буенча комитет рәисе:
“Минем 65+ һәм барысы да бу яшьтә прививка ясатырга кирәк дип санамый. Ләкин минем хезмәтем – парламент эшчәнлеге, ул тормышчан проблемаларны аңлау белән бәйле. Депутат эше һәрвакыт кешеләр белән очрашулардан тора. Шуңа даими үзизоляциядә булу кирәкми. Үземнең генә түгел, башкаларның да хәвефсезлеге өчен мин вакциналанырга карар кылдым”.

Бу хакта тулырак: www.bashinform.ru/news/1546224-deputaty-kurultaya-bashkirii-vaktsiniruyutsya-ot-koronavirusnoy-infektsii/
Фото: www.bashinform.ru/news/1546224-deputaty-kurultaya-bashkirii-vaktsiniruyutsya-ot-koronavirusnoy-infektsii/
Читайте нас: