Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
15 гыйнвар 2021, 12:38

Баһадир булыр бу егет!

Баһадир булыр бу егет!

Гигант сабый туган!

Баһадир булыр бу егет! Мәскәү янындагы бала тудыру йортларының берсендә туган сабыйның авырлыгы шул уйларга этәрә. Аз да түгел, күп тә түгел – 6 кг якын авырлыкта туган бит ул! Бу хакта "Российская Газета" хәбәр итә.

Пушкин шәһәрендә туган бала гаиләдә икенче сабый.

"Без баланың зур авырлыкта туасын белдек, шуңа күрә алдан әзерләндек. Әмма сабыйның бу кадәр үк зур буласын акылга да китермәдек. Әни кеше сабыйны бер авырлыксыз үзе тудырды", - ди Пушкин бала тудыру йорты табибы акушер-гинеколог Рано Хаитова.

Баһадир сабый беләнәни үзләрен яхшы хис итә, ди, алар инде өйләрендә икән.

Тәҗрибәле табиблар да мондый зур сабыйны беренчегә күрүләрен яшерми. Хәер, моннан 12 ел элек кесарев ысулы белән 6 кг 700 граммлы сабыйга туарга ярдәм иткән булганнар.

Фото: family-port.ru
Читайте нас: