Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
15 гыйнвар 2021, 12:45

Аз гына сабыр итик!

Аз гына сабыр итик!

Уңайсызлыклардан арына башларбыз.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә быел беренчегә узган ковидка каршы штаб эшеннән соң тәэссоратлары белән бүлеште.

“Быел беренче тапкыр ковидка каршы штаб уздырдык. Бәйрәм авыру саны артуга китермәве (әлегә кадәр булса да) үзе яхшы хәбәр. Ковид буенча сызык бер урында тукталды һәм катлауланып китмәсә, нормаль тормышка кайтырга әзерләнә башлыйбыз.

Аңлыйм, барыбыз да арыдык. Хәтта күп кенә коллегалар бүген кайбер йомшартуларны кертергә тәкъдим итте. Барын да аңлыйм. Ләкин эпидемия һәм табиблар хак – без бәйрәмнең инкубацион вакыты үткәнен көтеп алырга тиешбез, аннан соң гына йомшарту турында уйларбыз.

Сабыр булыгыз. Инде гыйнвар ахырына республикага беренче эре партия (якынча 40000 данә) ковидка каршы вакцина кайтачак. Менә ул нормаль тормышка кайтуда чынлап та зур адым булачак. Вакцина эшли (үземдә тикшердем, күп иләрдә тикшерелүен өстәп әйтәм!).

Без бернинди социаль-икътисади юнәлештәге эш темпын да киметмибез. Ә кайбер гади уңайсызлыклар якын арада безнең яшәештән китә башлар.

Читайте нас: