Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
15 гыйнвар 2021, 18:04

Аттестатка зачет куелачак

Аттестатка зачет куелачак

Русиядә мәктәп аттестатларында физкультура, җыр һәм рәсем буенча билгеләрне зачет алыштырачак. Русиянең Мәгариф министрлыгы боерыгы хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылып чыкты.

“Рәсем, җыр һәм физкультура буенча зачет та куярга мөмкин”, — дип билге­ләнә документта.
Тагын бер яңалык, аттестатлар QR-код белән маркировкаланачак. Бу ялган аттестат һәм аңа кушымта ясаудан сакланырга ярдәм итәчәк.
Русиянең Мәгариф министрлыгы боерыгы 2027 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә булачак.

Фото: vogazeta.ru
Читайте нас: