Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
15 гыйнвар 2021, 12:37

Һаман шул күпер ремонты: "бөке"ләрдән ничек котылырга?

Һаман шул күпер ремонты: "бөке"ләрдән ничек котылырга?

Республика властьлары башкалада Зәки Вәлиди урамы һәм Салават Юлаев проспекты киселешендәге күперне ремонтлау белән бәйле туган “бөке”ләрне бетерүнең 3 идеясен карады. Премьер-министр Андрей Назаров сүзләренчә, тәү чиратта яңа юл билгеләре урнаштырылачак.

“Үземә өч нокта билгеләдем. Бу Вәлиди урамыннан Салават Юлаев проспектына ике керү юлы – яңа һәм иске күпер аша һәм ”Школьная” тукталышы тирәсендә (Уфа ягына хәрәкәт иткәндә). Беренче ике участокта без “полосалар буйлап хәрәкәт итү” знаклары куячакбыз. Бу киеренке хәрәкәтне бераз киметергә мөмкинлек бирәчәк. Манёврлар ясаучылар азаячак”, – диде Андрей Назаров.

Икенче чара – “Школьная” тукталышын күчерү. Төбәктәге министрлар кабинеты җитәкчесе сүзләренчә, әле Дим бистәсе ягыннан аэропортка таба машиналар агымы килгәнгә күрә коллапс туды.

“Төбәк Башлыгы чишелеш реконструкциясенең срокларын кыскарту мөмкинлекләрен карарга йөкләмә бирде. Бу күперне полосалап түгел, ә тулысынча ремонтлаганда гына килеп чыгачак. Моның өчен, әлбәттә, аны ябу таләп ителә. Бу хәлнең мөмкинме-юкмы икәнлеген ачыклар өчен, тест режимында күпер буйлап транспорт хәрәкәтен шимбә, якшәмбе һәм дүшәмбе көннәрендә тулысынча ябарга карар иттек”, – диде республика премьер-министры.

Әле властьлар ремонтланган объектны урап узуның альтернатив юлларын өйрәнә. Шулай да уфалылар һәм шәһәргә килүчеләргә уңайсызлыкларны азайтырга вәгъдә итәләр.

Чыганак: bashinform.ru
Фото: Валерий Шахов.
Читайте нас: