Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
13 гыйнвар 2021, 16:59

Вакцинаның чираттагы партиясе китерелде

Вакцинаның чираттагы партиясе китерелде

COVID-19 вакцинасының тагын бер партиясе Башкортстанга китерелде. Бу инде бишенче партия. Бу юлы регионга 6300 доза бирелде, дип хәбәр итә Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Министрлык хәбәр иткәнчә, прививка беренче чиратта, медицина һәм социаль хезмәткәрләргә, эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә, торак-коммуналь оешма хезмәтләрләренә һәм волонтерларга ясала. Элегрәк республикага 7,6 меңнән артык доза Sputnik V вакцинасы китерелгән иде. Гомумән алганда, 2021 елда республикага миллионнан артык доза вакцина алу планлаштырыла.

Чыганак: Башинформ
Фото: Башинформ
Читайте нас: