Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
13 гыйнвар 2021, 17:00

Уфа юбилейга әзерләнә башлады

Уфа юбилейга әзерләнә башлады

Дан бульварын төзекләндерү буенча тиешле проект эшләнгән дә инде. Проект буенча 3 гектар мәйданны биләү планлаштырыла. Төзелеш эшләре урманлы парктан Салют кинотеатрына һәм Блюхер урамы аша Октябрь проспектына кадәр аралыкта уздырылачак. Архитекторлар Муса Гареев аллеясын булдыруны тәкъдим итәләр. Анда авиация объектлары урнашачак - самолетлар, очыш юллары, шул исәптән кечкенә архитектур сыннар. Шунда ук яңа фонтан эшләү планлаштырыла. Республика башкаласы юбилеена берничә архитектура һәйкәлен тергезергә, яңаларын урнаштырырга һәм шәһәрдәге канат юллары җиһазландырылачак. Уфа циркы бинасын һәм балалар курчак театрын яңарту эшләре быел башкарылачак.

Төзекләндерү эшләре Владимир Путинның май указларына ярашлы “Торак һәм уңайлы шәһәр мохите” милли проектын тормышка ашыруда булышлык итәчәк.

Чыганак: ГТРК «Башкортостан»
Фото: Ачык чыганактан
Читайте нас: