Яңа көн
-6 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Общество
13 гыйнвар 2021, 17:00

Сарык йонын Һиндстанга экспортлыйбыз

Сарык йонын Һиндстанга экспортлыйбыз

2020 елда берничә предприятия Һиндстанга һәм Болгариягә сарык йоны җибәрү өчен контрактлар төзеде, тагын берничә контракт буенча бүген сөйләшүләр алып барыла. Бу региональ эшкуарларның ил җитәкчесе Владимир Путинның май указлары белән расланган «Халыкара хезмәттәшлек һәм экспорт” милли проектында катнашуы аркасында мөмкин булды.

Башкортстан инде берничә ел Һиндстанга йон экспортлый. Йон зур йөк машиналары белән Новороссийск портына илтелә, аннары диңгез аша Һиндстанга җибәрелә. Һиндстанга җибәрү өчен 54 тоннадан артык авырлыктагы юылмаган сарык йоны партияләрен "Йон сәнәгате" компаниясе һәм В.П.Андреев кече эшкуарлык оешмасы әзерләгән.

Республиканың Россельхознадзор оешмасы товар җибәрү өчен экспорт ветеринария сертификаты биргән. 2020 елның көзендә Республиканың Экспортка ярдәм итү үзәге җирле эшкуарлар өчен Һиндстанга бизнес-сәяхәт оештырды.

Чыганак: ГТРК «Башкортостан»
Фото: ГТРК «Башкортостан»
Читайте нас: