Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
12 гыйнвар 2021, 11:20

Яна Габбасовага мактаулы исем бирелде

Яна Габбасовага мактаулы исем бирелде

Яна Габбасова 1 каналның “Тавыш” шоуының 9 сезонында җиңү яулады. Бу җиңүдән соң җырчы “Башкортстан Республикасының атказанган артисты” исеменә лаек булды. Яшь җырчы моны үзенең Инстаграм битендә игълан итте.

Мактаулы исемне җырчыга Радий Хәбиров тапшырды. "Бу зур дәрәҗә!" – дип язды якташыбыз социаль челтәрләрдә һәм Республика Башлыгына рәхмәтен белдерде.

Яна Габбасова - Нефтекама шәһәрендә туган. 17 яшьлек җырчы илнең төп вокал проектының соңгы этабына чыккан бердәнбер кыз булды. Яна "Тавыш" тамашасыннан соң үз җырларын иҗат итәргә һәм тыңлаучыларын авторлык материаллары белән сөендерергә уйлый.

Читайте нас: