Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
12 гыйнвар 2021, 11:00

Котылу чарасы – вакцина

Котылу чарасы – вакцина

Республика Башлыгы Радий Хәбиров профильләрен үзгәрткән медицина учреждениеләрен акрынлап нормаль эш форматына кайтарырга тәкъдим итте.

Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин тиздән Республика клиник ветераннар госпитале һәм Уфаның 10нчы дәваханәсенең план буенча кабул итүгә кайтачагын белдерде.

Үткән елның декабрь ахырына кадәр Башкортстанда гриппка каршы вакциналау тәмамланган. 2,4 миллион кеше прививка ясаткан, бу республика халкының 60 процентын тәшкил итә. Радий Хәбиров билгеләвенчә, Русия Президенты Владимир Путинның карары үтәлгән.

Республикада коронавируска каршы вакциналау дәвам итә. Яңа елга кадәр төбәккә 7600 доза вакцина кайтарылды. Иң беренче булып алар табибларга, укытучыларга, социаль хезмәткәрләргә, МФЦ, полиция хезмәткәрләренә, волонтерларга тәгаенләнде. Максим Забелин якын көннәрдә Башкортстанга 6,5 мең доза күләмендә вакцинаның чираттагы партиясе кайтуы көтелүен билгеләде.

– Безнең әлеге чирдән котылу чарасы булып, берсүзсез, вакциналау тора. Аны оештырылган төстә үткәрергә кирәк. Безгә республика халкының кимендә 2/3 өлешен вакциналау мөһим, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. – Кешеләргә прививка ясатуның кирәк икәнлеген төшендерергә тиешбез, чөнки коронавирусны шулай гына җиңә алачакбыз.

Фото: glavarb.ru

Читайте нас: