Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
12 гыйнвар 2021, 11:10

Автобуслар бәрелешүнең корбаннары арта

Автобуслар бәрелешүнең корбаннары арта

10 гыйнварда Кропачево - Мәсәгуть - Ачит трассасында Татар Малоязы авылы янында ике Форд Транзит автобусы бәрелешүе хакында хәбәр иткән идек инде. Беренче автобустагы 15 пассажирдан алты яшьлек малай һәм 13 яшьлек кыз һәлак булды. Тагын 10 кеше якындагы хастаханәгә озатылды, шул исәптән дүрт бала. Икенче автобусның водителе һәм бер пассажир хастаханәгә салынды.

Бүген көндез Малояз үзәк район хастаханәсенең реанимация бүлегендә авариядә җәрәхәтләнгән 17 яшьлек кызның үлүе билгеле булды. Бу фактны төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте раслады. Аның 13 яшьлек сеңлесе дә авариядә җәрәхәтләнгән һәм ул әле булса реанимациядә кала.

Чыганак: Башинформ
Фото: Башинформ
Читайте нас: