Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
12 гыйнвар 2021, 17:47

2021 ел җәендә Русиядә аномаль корылык булачагын фаразлыйлар

2021 ел җәендә Русиядә аномаль корылык булачагын фаразлыйлар

2021 ел җәендә белгечләр Русиядә аномаль корылык булачагын фаразлый. 1921 ел корылыгы кабатланмасмы?

Әлеге вакытта Уралда һәм Себердә һава шартлары белән идарә иткән антициклон җәй айларында моңарчы күрелмәгән корылыкка сәбәп булырга мөмкин, дип яза“Стерлеград”, Русия метеорология һәм климатология үзәге мәгълүматларына сылтама белән.

Белгечләр Себердәге кебек аномаль югары атмосфера басымының хәзер Уралда да күзәтелүен, антициклон үзе белән салкын һава алып килүен һәм явым-төшем нормадан түбән булачагын билгели.

Аномалия җәйге айларга кадәр дәвам итәргә мөмкин, дип исәпли метеорологлар. Климатологлар фикеренчә, җәй җылы, явым-төшем минимумда булачак.

Белгечләр быел Уралда атмофера басымы нормадан ун миллиметрга югарырак булуын билгеләгән.

Читайте нас: