Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
11 гыйнвар 2021, 21:53

"Юлүткәргеч төзелешен контрольгә алыгыз!"

"Юлүткәргеч төзелешен контрольгә алыгыз!"

Бүген, 11 гыйнварда, Башкортстан Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә төбәк Башлыгы Радий Хәбиров Салават Юлаев проспекты белән Зәки Вәлиди урамы киселешендә юлүткәргечне ябу уңаеннан фикерен белдерде.

Төбәк җитәкчесе сүзләренә караганда, властьлар гражданнарга үзгәрешләрнең мәгънәсен җиткерә алмаган. Шул ук вакытта ул эшләрне 8ендә түгел, ә 11 гыйнвардан соң башларга мөмкин булуын билгеләп үтте, чөнки бәйрәмнәрдән соң күпләр шәһәргә кайта.

«Безгә барыбызга да Агыйдел аша узелны киңәйтүнең катлаулы фазасына керүебезне төгәл аңлатырга кирәк. Без хәзер яңа күпер төзибез, ә ул, әлеге чишелеш булмаса, тулысынча эшләмәячәк. Шуннан соң 1956 елда төзелгән күперне реконструкцияләүгә ябачакбыз, бу таләп ителә. Якындагы 4-5 елга бу төен катлаулы булачак. Һәм без сезнең белән шушы шартларда яшәргә тиеш", - диде ул.

Шул ук вакытта Радий Хәбиров Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаровка хәлне контрольгә алырга кушты: төзелеш срокларын кыскартырга, шулай ук мәктәпләрнең, предприятиеләрнең эш графигын үзгәртү һәм дәресләрне бер сәгатькә соңгарак күчерү мөмкинлеген карарга кушты.

Исегезгә төшерәбез: әлеге юлны 11 ай дәвамында – 2021 елның 8 гыйнварыннан 2021 елның ноябренә кадәр реконструкцияләячәкләр. Шулай ук 2022 елда Шәһәр көненә кадәр съездларны реконструкцияләү буенча калган манипуляцияләрне төгәлләү планлаштырыла. Элегрәк мэрия Агыйдел күпере янында җәмәгать транспорты хәрәкәтенең яңа схемасын бастырган иде. Моннан тыш, шәһәр хакимияте күрелә торган чараларның кирәклеген аңлатты.

Фото: Бшинформ
Читайте нас: